Результаты поиска
- Нәни баланы көчләп ашаткан кебек кулына кашык тоттырып ашатты, эчертте. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Гүзәлия кич җитүгә әнвәре белән очраша торган урынгаó Актай ярындагы өянке янына юнәлә, сәгатьләр буена шунда ауган агач өстендә тын гына утыра иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Күзеннән мөлдер-мөлдер яшь ага, ә карашы һаман суда, әйтерсең лә анда әнвәр йөзен күрә иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Эндәшсәң, җавап та бирә, эндәшмәсәң, кичләр буе ләм-мим сүзсез утыра. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Тыгыз кара чәч толымнарын сүтеп, таратып ташлый, аннары тарый, үрә, үзе тирән уйга чума. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Карт өянке әллә каян килеп бәрелгән җилдән кинәт кенә шаулап ала да тына. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Аның суга тияр-тимәс чайкалган сыек ботакларыннан бер-ике сары яфрак тымызык суга төшеп, балдак-балдак түгәрәкләр ясый, аннан әйләнеп йөри-йөри дә агып китә. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Аңа көндез энә караклары менеп кунаклый, маймычлар килеп төртелә. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- 112 * * * Тормыш дәвам итә. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Тик менә аның, Гүзәлиянең генә, күге караңгы, күңеле китек, тормышы комга терәлгән көймәдәй туктап калды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар